«Сөмбелә бәйрәме»/ әдәби-иҗади студиясе "Серле сандык"
Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана.
Көзге муллык – туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык «Сөмбелә» бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.
Бүген «Серле сандык»лыларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру максатыннан күп гасырлык тарихы булган бу гүзәл бәйрәмнең тарихы, уздыру тәртибе турында презентация ярдәмендә эчтәлекле сөйләшү алып барылды. Шулай ук укучылар тарафыннан көзге табигать турында шигырьләр сөйләнде.