Городская библиотека - филиал № 3

"Бездә яңа китаплар"

Безнең китапханәдә яңа китап күргәзмәсе эшли башлады. Бу күргәзмәгә яна кайткан китаплар урнаштырылды. Ел дәвамында китапханәгә китаплар еш кайта. Һәрберсен халык көтеп ала, яратып укый. Күргәзмә даими эшләп килә, календарь ел дәвамында яңа әдәбият белән тулыландырыла. Тәкъдим ителгән китаплар һәм брошюралар татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән. Биредә беллетристика һәм тармак әдәбиятын табарга мөмкин булачак. Кызыклы авторлар, төрле юнәлештә һәм жанрда булган басмалар укучылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Китапханәгә килгән китап укучылар бу күргәзмә белән кызыксынып кына калмыйча, яна килгән матбугат белән дә таныша алалар.