"Адәм сөйли, язмыш көйли"Ә. Сафиуллин - акция "Книгочай"
"...Тормыш дәвам итә. Һәркемнең күңелендә - үз уе. Гап-гади тормышта яшәп ятучы гади кешеләрдә дә бар уйлар, ил тикле илне җитәкләүче олуг затларда да...
Бүген Әсәдулла матур төш күреп уянды. Имеш, әтисе аңа Балыклы базарыннан кып-кызыл бер зур алма алып кайткан да, үзенең тулы, түгәрәк йөзе белән елмаеп: "Бу алманы мин сиңа алып кайттым, улым. Бик тәмле алма ул. Мә, аша әле шуны!" - дип, аны аңа сузды.
Ә бит бүген төштә күргән бу алманы аңа әтисенең , чыннан да, алып кайтканы бар иде!...”