Городская библиотека - филиал № 3

Дин: гасырлар авазы / Волжский путь от Багдада до Булгара - китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Бүген, 21 май көнне, Татарстан һәм Россия мөселманнары зур бәйрәм – Идел Буе Болгар дәүләтендә Исламны дәүләт дине буларак кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп вакыйгасы Болгар шәһәрендә уза.
Безнең китапханәдә әлеге вакыйгага багышланган «Дин: гасылрар авазы / Волжский путь от Багдада до Булгара» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшен дәвам итә. Күргәзмәдә ислам диненә кагылышлы китаплар, “Изге Болгар” исемле фотоальбомнар, Идел Буе Болгарының тарихы һәм мәдәнияте турында китаплар урын алды. Бүген китап күргәзмәсе янында бу темага багышланган әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде.