“Олы сәнгатькә багышланган гомер» - музыкаль киоск
16 нчы августта композитор һәм пианист, СССР ның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы Яхинның тууына 100 ел тула.
Рөстәм Яхин — сәнгать, мәгариф өлкәсендә тирән эз калдырган шәхес. Ул татар музыка тарихында күренекле композитор буларак кереп калды, аның көйләрен халык яратып тыңлый.
Р. Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә өлеш кертә. Ул – күренекле камера–вокаль һәм камера–инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли–характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче.
Р. Яхинның “Туган ягым” җыры көе 1993 елда Татарстан Республикасының гимны итеп кабул ителә.
Бүгенге көндә Р. Яхин иҗаты – татар милли классикасы, ә аның исеме исә милли тарихның бер өлеше булып тора
Видеоны бу ссылка буенча карап була:https://www.instagram.com/tv/CSgslfBA9cV/?utm_medium=copy_link