“Моңнарында заман сулышы” - выставка-портрет онлайн
Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Аланлык (Федотовка) авылында туа.
Г.Родионов 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында китапханәдә мөдир булып эшли. 1961 елда аның район газетасында “Язгы җыр” исемле беренче шигыре басылып чыга.
Язучы буларак Гәрәй Рәхим — өч дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул — шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы.