Городская библиотека - филиал № 3

"Мин язарга хөкем ителгән" - Туфа́н Миңнуллинның юбилее.

2020 елның 25 августында драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин тууына 85 ел тула.

Туфа́н Габдулла́ улы Миңнуллин — күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТР Дәүләт Шурасы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы. Татар драматургиясен, татар театрын ССРБ халыклары дәрәҗәсенә күтәргән классик драматург.

Туфан Миңнуллин — Татарстан АССР Югары Советы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды. Ул дәүләт дәрәҗәсендә татар теле, мәдәнияте проблемаларын күтәреп, Дәүләт шурасында һәрдаим татар телендә чыгыш ясаучы азсанлы депутатларның берсе була.

Видеороликны тулысынча китапханәнең социаль челтәрләрендәге  битләрдә   карарга мөмкин.

“ВКОНТАКТЕ” – https:vk.com/wall-86946303_3759