Городская библиотека - филиал № 3

“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем”

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

27 февральдә 9 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” дигән чара оештырылды. Китапханәчеләр сөйләвеннән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи көче турында белделәр.

Тел-ул төрле кешеләр арасында аралашу коралы гына түгел. Туган телнең кеше тормышында әһәмияте тагын да тирәнрәк һәм мөһимрәк турында сүз барды.

Китапханәчеләр укучыларга рус һәм татар телләренең бөеклеге һәм байлыгы, республикабызның дәүләт телләре буларак, аларның чисталыгын бозудан саклау кирәклеге турында сөйләделәр.

Чара төрле биремнәр, уеннар, конкурслар үз эченә алды һәм ике телдә үткәрелде.

Чара мультимедиа презентациясе һәм «Югалып бара торган телләр» фильмыннан һәм «Ералаш» журналыннан өзекләр күрсәтү белән үрелеп барды.

Чарада 32 кеше катнашты.