Китап күргәзмәсе "Мәгърифәтче Каюм Насыйри"
Безнең китапханәдә “ Мәгърифәтче Каюм Насыйри” дигән күргәзмә эшләп бара. Ул Каюм Насыйриның 195 ел тулууна багышланган. Каюм Насыйри – галим-мәгърифәтче, язучы, мөгаллим, тарихчы-этнограф, тел белгече. Аның татар теле, әдәбият, фольклор, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр буенча язылган кырыктан артык хезмәте билгеле. Күргәзмәдә Каюм Насыйри тормышын һәм иҗатын ача торган китаплар, матбугат басмалары урын алдылар.