“Мәгърифәтче Каюм Насыйри ”
Бүген, татар мәгърифәтчесе, тел белгече, язучы, тарихчы, этнограф Каюм Насыйриның тууына 195 ел тулды. К.Насыйри гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләрен үстерүгә зур өлеш керткән, хәзерге татар әдәби теленә нигез салган галим.
Шушы уңайдан 11 нче мәктәп балалары өчен “Мәгърифәтче Каюм Насыйри ” дигән туган якны өйрәнү сәгате уздырылды. Китапханәче галимнең тормыш юлына, иҗатына презентация ярдәмендә тирәнрәк тукталып китте. Укучылар белән Каюм Насыйриның музеена виртуаль сәяхәт кылдылар. Анда К.Насыйриның мемориаль хезмәтләре һәм аның кулы белән язылган кулъязма китаплары урын алган.
Укучылар мәгълүматне бик кызыксынып, игътибар белән тыңладылар һәм үзләштерелгән белемнәрен кроссворд чишелеше вакытында күрсәттеләр.
Чарада 35 кеше катнашты