Городская библиотека - филиал № 3

"Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел"-

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган әлеге бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара.

Шул уңайдан, безнең китапханәдә өлкән сыйныф  укучылары өчен "Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел" дип исемләнгән туган якны өйрәнү  сәгате узды. Китапханәчеләр җир йөзендәге төрле телләр турында мәгълүмат бирде, туган телнең аралашу коралы гына түгел, ә милләтнең тарихы, рухи байлыгы булуын, тормышта мөһим роль уйнавын, зарурлыгын аңлаттылар. “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Чара мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды.

 

Чарада 18 кеше катнашты.