“Ел китабы - 2018”
Ел дәверендә абонемента “Ел китабы - 2018” күргәзмәсе эшләп килә. Әлеге экспозициядә 2018 нче елда татар һәм рус телендә Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән матур әдәбият әсәрләре, милли тарихны, мәдәниятне, сәнгатьне, фәннең төрле тармакларын яктырткан басмалар урын алды.
Күргәзмә бик актуаль, китапларыбыз һәрвакыт әйләнештә, алар кулдан-кулга йөреп, яратып укылганнары үз урыннарына сирәк кайталар. Шундый китапларның берничәсен ассызыклап үтәсебез килә: М.Маликова “Сандугачның күз яше”, Р.Мөхәммәдиев “ Юлда булу хәерле”, Д.Салихов “Чукрак”, Д.Нәгыйм “Бөртекләп җыелган гомер”, Р.Вәлиев 7 томлык «Әсәрләр»е басмасы һәм башкалар.