“Тарих сәхифәләрен барлаганда"-күргәзмә, күзәтү
“Шәхесләребез” сериясеннән нәшер ителгән китапларга күзәтү ясау, укучыларыбызга тәкъдим итү.
Күргәзмәгә өземтә итеп Габдрахман Сәгъдинең канатлы сүзләре алынды: “Тормышта әдәбият кадәр мөһим, аның шикелле көчле, үткер бер куәт һич юк”.
Р.Фәхреддин, Ф.Кәрими, Г.Әхмәрев, Г.Гобәйдуллин, И.Гаспралы, Һ.Атласи, Г.Рәхим, Ш.Мәрҗани, бертуган Бубыйлар, Рәмиевләр, Туйкиннар һ.б., һ.б. Соңгы елларда китапханәбез, татарның шундый мәшһүрләренә багышлап, бер-бер артлы нәшер ителә килгән саллы басмалар белән тулыланды. Гадәттә, китапны укып чыкмыйча, аның турында фикерләр әйтеп булмый. Ә бу очракта әлеге китапларга карата әйтергә була. Алар - затлы, эчтәлек һәм бизәлеш ягыннан югары дәрәҗәдә башкарылган. Шулай ук тәкъдир итү күргәзмәсендә күренекле шәхесләребезнең бүгенге көндә китапханәдә урын алучы китапларына да басым ясалды.