"Мин наркотиксыз тормыш сайлыйм"
Ел саен 26 июньдә бөтен дөньяда Халыкара наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Дата БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1987 елның 7 декабрендә 42/112 резолюциясе белән билгеләнгән. Бу карар 1987 елда наркотик матдәләрне явызларча куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча халыкара конференция тәкъдиме нигезендә кабул ителде.
Китапханәгә килүчеләр өчен «Мин наркотиксыз тормыш сайлым» стенды эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият наркоманияне профилактикалау һәм зыяны турында мәгълүмат бирә.
Никотин, алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында әңгәмә уздырдым. Буклетлар өләштем.