Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Патриотик сәгать

   

«Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» батырлык дәресе: Китапханәче  Бөек Ватан сугышының беренче көннәре, солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы, сугыш елларындагы балалар һәм яшүсмерләрнең батырлыклары  һәм фидакарьлеге турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр һәм бу вакыйгалар турындагы истәлекне саклауның никадәр мөһим икәнлеген аңладылар.Авылыбызның этнография музеенда экспонатлар аша  авылдашларыбызның фидакрь хезмәтен һәм якыннарынын югалту ачысын аз гына булса да тойдылар.

Хәтер һәм кайгы көне балалар өчен Календарьда дата гына түгел, ә чын патриотлык һәм гражданлык җаваплылыгы дәресенә әверелде.