Нижне-Уратьминская сельская библиотека - филиал № 26

Күңелле балачак

 

       1 июнь Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

Балалар каникул башлануын түземсезлек белән көтәләр. Халыкара балаларны яклау көнендә, бәйрәм оештырырга менә дигән сәбәп.

Мәктәп яны «Шатлык» лагерендә конкурс – уен программасы уздырылды.

Балаларны бәйрәм һәм җәйге каникуллар башлану белән котладык һәм бәйрәмнең төп өлешенә кучтек. Чара викториналар,хәрәкәтчән уеннар белән аралашып барды. Бугенге бәйрәмнән

балалар бик күп уңай хисләр, яхшы кәеф алдылар.

Барлык балаларны да бу искиткеч бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, теләкләрегезне үтәү һәм, әлбәттә инде, күңелле җәйге каникуллар телибез.