мастер класс
Китапханәдә кызлар өчен гипстан коелган вазаны буя өчен мастер класс узды .Кызлар акрил буяулар белән эшләргә, төсләр сайларга һәм үз идеяләрен гипс эшләнмәләрендә гәүдәләндерергә өйрәнделәр. Һәркем үз фантазиясен эшкә җикте : фигураларда чәчәкләр чәчәк атты, әкияти бизәкләр барлыкка килде. Уртак иҗат вак моториканы һәм сәнгати зәвыкны үстерү, бер-береңне яхшырак аңлау, аралашу һәм уңай эмоцияләрдә алырга булышты. Мастер класс җылы, дустанә атмосферада узды.