Күңелле балачак
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне!!!
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шул уңайдан Сабантуй мәйданчыгында "Күңелле балачак" дип исемләнгән уенлы күңел ачу программасы уздырылды. Балалар төрле мавыктыргыч уеннарда катнаштылар, биеделәр, күңел ачтылар. Соңыннан балаларга татлы күчтәнәчләр өләшенде һәм алар тәмле ботка белән сыйландылар.