Бергә - бергә бәйрәм итик
Июнь ае иң күңелле вакыт.Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә бүләк җыю – ул үзе бер зур бәйрәм төсен ала. Кызыл Чапчак авылында шундый күңелле чара узды. Сабантуйга бүләк җыешырга ярдәмгә авылыбыз яшьләре, балалар кушылды. Алар бергәләп мәдәният йорты бинасы каршында тимер атны сөлгеләр һәм яулыклар белән бизәделәр. Гармун тарткан, җыр сузган егетләр, кызлар авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, бүләкләр җыйдылар. Һәр йорт хуҗасы, хуҗабикәләр, күрше-тирә җыелышып бүләк җыючыларны каршы алды. Бүләк җыю бик күңелле узды.