Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Хәтер шәме

22 июнь — тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Тылдагыларның батырлыгы, әби-бабаларыбызның Җиңү өчен көн-төн тырышулары бүгенге буынга үрнәк булып тора.

Хәтер көне уңаеннан, балалар белән һәйкәл янында, безгә шушы матур тормыш бүләк иткән сугыш ветераннарын хәтер шәмнәре кабызып, бер минут тынлык белән искә алдык.