Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Язлар безгә җиңү алып килде

"Язлар безгә җиңү алып килде"
7 май көнне Кызыл Чапчак авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга багышланган митинг үткәрелде. Чарада мәданият йортында эшләп килүче "Сәхнә" Халык театры артистлары театраль күренеш күрсәттеләр, шулай ук "Наз" фольклор коллективы, китапханәче, авылыбыз укучылары, Югары Чаллы интернат мәктәбе укытучыларыннан торган "Ядкәр" коллективы һәм авылдашыбыз Рания Салахиева үзләренең матур чыгышлары белән килгән кунакларны һәм ветераннарны бәйрәм белән котладылар.