Тукай - шигърият чишмәбез
Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үз исемен мәңгеләштерде, ә аның шигырьләрен бүген дә зур ярату белән өлкәннәр дә, балалар да укый. Г.Тукайның туган көне һәм тууына 140 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Тукай-шигърият чишмәбез!” дип аталган мәгълүмәти шигърият кичәсе үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты яктыртылды, катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны җырладылар.
️Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.