Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Собирал человек слова

"Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында китапханәдә 9 сыйныф укучылары өчен мәгълүмати дәрес үткәрелде. Чараның максаты - табиб, этнограф, фольклорчы, язучы, «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» авторы Владимир Иванович Дальнең тормышы һәм иҗаты белән танышу. "Собирал человек слова" дип исемләнгән дәрестә укучылар Дальнең «Тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» дигән хезмәте турында, шулай ук әкиятләре, мәкальләре һәм табышмаклары белән таныштылар.