Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Табигатьтә яз сулышы

☀️Табигатьтә инде яз сулышы. Кояш та җиргә нурларын мул сибә. Карлар да эри, елгалар тулып ага. Күңел гел тышка, табигатькә омтыла. Менә без дә китапханәдә эшләп килүче "Сердәш" клубы белән язгы табигатькә экскурсия оештырдык. Инеш буйларын, Зәй елгасының тулып агуын күзәттек.