Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты
Китапханәдә Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итүче авылыбыз волонтёрлары өчен "Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты" дип аталган викторина үтте. Чарада катнашучылар викторинада бик теләп катнаштылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр. Чара конкурс формасында барды. Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.Чара бик җанлы һәм кызыклы узды.