«Наркотикларсыз дөнья матур»
«Наркотикларсыз дөнья матур» — Кама Аланы социаль хезмәт күрсәтү йортында яшәүчеләр өчен китапханә хезмәткәрләре үткәргән мәгълүмати программа шулай дип атала иде. Сәламәтлек — төп кыйммәт, кызыктыруларга ничек каршы торырга һәм кайдан ярдәм эзләргә икәнлеге турында фикер алыштык. Сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы материаллар белән таныштык.
Катнашканнарның барысына да рәхмәт! Әйдәгез, якты һәм куркынычсыз мизгелләр белән тулы тормышны сайлыйк!