Камско-Полянская библиотека - филиал № 21

Корбан гаете

Корбан гаете – изгелек һәм мәрхәмәтлелек бәйрәме.🤲
❤️ Ул ислам дөньясындагы иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе.
Шул уңайдан, Кама Аланы бистәсендә оештырылган чара да бик күркәм һәм күңелле узды.
   Сәхнәдәдән тере тавыш белән яңгыраган азан тавышлары, төрле яшьтәге яшь балаларның коръән аятләрен яттан укулары, беркемне дә битараф калдырмады.
   Китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашып, балаларга открытка ясау серләрен өйрәтеп һәм дә инде татар мөхите белән бизәлгән китапкүргәзмәсе белән бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде.
  Бәйрәм тәмле камыр ризыклары һәм учакта пешкән тәмле плов белән тәмамланды.