"Тукай атналыгы"
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай.
Шаулы язның сүнмәс тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Кама Аланының 1 нче мәктәп укучылары белән, китапханә стеналарында "Тукай атналыгы" акциясыннан бер күренеш.