19 апрель - совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне
19 апрель көнне, совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көнендә, китапханә хезмәткәрләре Кама Аланы социаль хезмәт күрсәтү йортында яшәүчеләренә искә алу сәгате үткәрделәр.
Чара кысаларында катнашучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының фаҗигале вакыйгаларын яктырткан презентация белән таныштылар.
Без нацизм һәм аның булышчылары корбаны булганнарның барысын да искә алабыз, һәм сугыш чоры сынаулары аша узганнарга хөрмәт күрсәтәбез.