Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Таҗетдин Ялчыгол - авылыбыз горурлыгы

Күренекле тарихчы, язучы, дин әһеле, мәгърифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы 14 елын Зәй районы Яңа Мәлем авылында яшәгән. 27 июньдә (вафат булган аенда) әлеге авылда хөрмәтле авылдашлары истәлегенә элмә такта ачу тантанасы булды. Бу чарага, туган як тарихын өйрәнүче буларак, китапханәче Флера Гарипова да чакырулы иде. Тантананың беренче өлеше фәнни-гамәли конференция булды. Анда Ялчыголның нәсел дәвамчылары, килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Ф. Гарипова чыгыш ясап Каенлы авылында олуг шәхескә багышлап эшләнгән эшләр турында сөйләде. Әлеге чарада катнашу күп мәгълүмат бирде, Ялчыголның гомер иткән нигезендә булып, ул йөргән сукмаклардан йөреп кайттык.