Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Татарча диктант

Каенлы гомумбелем бирү мәктәбендә "Татарча диктант» акциясе узды.
Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Чарада мәктәп укучылары, укытучылар, авыл китапханәчеләре катнашты. Алар татар теленнән үзләренең белем дәрәҗәләрен сынап карый алдылар. Диктант тексты өчен бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыре һәм «Бәхет» әсәреннән өзекләр тәкъдим ителде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Гарипова укыды.