Шинельсез солдатлар
Быел без 81 Җиңү язын каршыладык. Еллар су урынына ага. Озакламый үткән сугыш та тарих битләрендә генә калыр. Әлегә без хәтерлибез, оныкларга да оныттырмаска тырышабыз. Чөнки Бөек Ватан сугышы вакытында безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сугыш авырлыгын үз җилкәләре белән күтәрделәр. Без аларның күргәннәрен үзләреннән ишетеп, истәлекләрен тыңлап үстек. Бүген "Чордашлар" клубында "Шинельсез солдатлар" дигән хатирәләр кичәсе тылда фронт тоткан авылдашларыбызны, якыннарыбызны искә алуга багышланды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Рәсимә апа Муллинаны 75 яшьлек юбилее белән котладык.