Тукай портретлары тарихы
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып укучылар өчен "Тукай портретлары тарихы" дип исемләнгән әдәби-эстетик сәгать үткәрелде. Татар әдәбиятында портретларга, рәсемнәргә иң бай булган зат - Габдулла Тукай, исән вакытында фотоларга төшәргә яратмаган булса да. Аның берничә генә фотосурәте билгеле. Шуңа карамастан, татар һәм башка милләт рәссамнары тарафыннан аның биш дистәдән артык портреты эшләнгән. Шулардан берничәсенең һәм хәзер бөтен җирдә диярлек эленеп торучы Тукай портреты тарихы белән таныштырдык.