Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Апрель була алмый шигырьсез

Һәр елны яз айларында, Тукай туган апрель аенда якташ язучылар белән китапханәбездә очрашу оештыру традициягә керде. Бу юлы ул бөек шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан, Тукай айлыгына һәм каләм тибрәтүче якташларыбызга, Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган әдәби кичә буларак узды. Кичәнең кереш өлеше Тукайга багышланды. Разил Вәлиевның "Мәңгелек яз" , Тукайның "Шагыйрь","Гению" шигырьләрен укучыларыбыз яттан сөйләделәр. Татар халкының икенче гимнына әверелгән "Туган тел" җырын Разия Якупова башлап җырлады, башкалар кушылдылар. Тукай айлыгын тагын да ямьләндереп шигъри җанлы якташларыбыз Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина һәм Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллина очрашу кичәсендә катнаштылар. Һәр ике кунагыбызның да тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китап укучыларыбыз белән җылы аралашу формасында үтте бу очрашу.