Городская библиотека - филиал № 2

"Бу көнне онытырга ярамый"

Бүген,1 нче мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышы башлануын искә алдылар. Башта алар өчен танып-белү презентациясе үткәрелде һәм шул язмышлы көннәр турында фильм күрсәтелде. Аннары залда тынлык урнашты, балалар өлкәннәр белән бергә геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Ә очрашу азагында балалар мастер‑класста катнаштылар.