Сезнең алда баш иябез, изге җаннар
Китапханә хезмәткәрләре, Н.В.Лемаев исемендәге нефть-химия һәм нефть эшкәртү көллияте студентларына, Луганскида госпитальдә яраланган хәрбиләргә ярдәм кулы сузучы Галина апа белән очрашу уздырды. Бу очрашу һичшиксез, һәр катнашучының күңелендә тирән эз калдырдыргандыр дип ошанып калабыз. Галина Петровна авыр минутларда яралыларның яраларн бәйләп кенә калмый, ә иң мөһиме – күңелләрен дәвалый, һәрбер җылы сүзе, назлы карашы яралы солдатлар өчен зур терәк була. Аның йомшак куллары, тынычландыручы тавышы сугышның ачысын, югалтуларның кайгысын җиңәргә ярдәм итә. Галина апаның һәрбер сүзендә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек чагыла. Аның кебек кешеләр булганда, без һәр авырлыкны җиңә алабыз.