"Шәһәр юбилеен каршылый"
Бүгенге көн 29 нчы урта мәктәп укучылары өчен аеруча үзенчәлекле булды. Пушкин картасы ярдәмендә алар Түбән Камага багышланган танып белү чарасында катнаштылар. Чара барышында укучылар шәһәрнең тарихы, мәдәнияте турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.