Городская библиотека - филиал № 2

«Китап белән еллар аша»

«Китап белән еллар аша» рубрикасы дәвам итә! Бу юлы без сезне китапханәбез тарихында, китапханә системасында онытылмас эз калдырган, тырышлыгы, зирәклеге һәм китапка булган мәхәббәте белән күпләргә үрнәк булган Насыйрова Альбина Зөфәр кызы белән таныштырачакбыз.
Насыйрова Альбина Зөфәровна кечкенәдән үк китаплар укырга ярата, бәлки шуңа да, китапханәче һөнәрен сайлагандыр. Казан мәдәният институтында белем алганда ук, бу һөнәрнең бик кызыклы булуына инана. Чөнки, китапханәче ул үзен төрле яктан күрсәтә ала, иң мөһиме кешеләргә рухи азык, белем бирү, китаплар дөньясына юл күрсәтү дип саный.
1971 елда яраткан 2 нче номерлы китапханәгә эшкә урнаша. 1972 нче елда район китапханәсендә даими урынга күчә. Анда 10 еллап эшләгәннән соң кабат яраткан китапханәсенә кайта. Бу вакытта китапханә үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 2нче номерлы шәһәр филиалы дип йөри. Альбина Зөфәровна башта уку залында эшли, 1989 елда аны китапханәнең мөдире итеп билгелиләр. 3 кенә кешедән торса да кызыклы чаралар уздыру, укучылар белән эшләү, яңа формалар уйлап табарга өлгергә алар. Шуларның берсе халык күңелендә сакланган җыр кичәсе. Равил Фәйзуллин сүзләренә Луиза- Батыр Болгари иҗат иткән «Кичер әнкәй, кайта алмавымны» җырына багышланган, авторларның үзләрен дә чакырып уздырылган кичә.
«Яшел диван кунагы» чарасы да шәһәребездә генә түгел, республикабызда да танылып өлгерә. Шәһәрнең бик күп танылган рәссамнары, Әхсән Фәтхетдинов, Илдус Мортазин, Чулпан Зиннатуллина, театр әһелләре Гамил Асхадуллин, язучылар белән очрашулар китап укучыларның яраткан кунакларына әйләнәләр.
25 ел эшләү дәверендә Альбина Насыйрова уздырган кызыклы чаралар, төрле конкурсларда катнашып алдыңгы урыннар алулар, санап бетергесез.
Эшләү дәверендә Альбина Зөфәровна күп кенә грамоталар, мактау хатлары, 2007 елда «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә. 2014 елдан лаеклы ялда.