Сезнең алда баш иябез, изге җаннар
Хәрби батырлык – бу сүзләрне ишетүгә, һәрберебезнең күңелендә Ватанны саклаучы, яклаучы батырлар күз алдына килә. Алар безнең горурлыгыбыз, безнең терәгебез.
Бүген, китапханәгә Лена апа Зәйдуллина һәм Галина апа Еремеева белән очрашуга «Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте» студентлары, 6нчы мәктәп укучылары, китап сөюче укучылар килгән иде. Лена Александровнаның бөркеттәй ул тәрбияләп үстереп, бүген хәрби операциядә Ватанны саклаучы улының кайтуын сагынып көтүе үзе бер батырлык. Ул – сабырлыкның, ныклыкның һәм чиксез мәхәббәтнең символы. Галина апа Еремеева олы йөрәк иясе, ул Луганскидагы госпитальдә яраланган хәрбиләргә ярдәм кулы суза. Аның әлеге изге эше – кешелеклелекнең, шәфкатьлелекнең иң югары ноктасы. Ул, үзенең җылы сүзе, назлы карашы белән, яралы йөрәкләргә дәва бирә. Бу ике изге җанлы апалар безнең заманның чын батырлары. Аларның гаиләләренә, Ватанга булган мәхәббәтләре, сабырлыклары һәм ныклыклары безгә үрнәк булып тора.