Городская библиотека - филиал № 2

Тукай - сүнмәс йолдыз ул

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан 38нче лицей укучылары белән берлектә Тукай иленә сәяхәт кылдык. "Тукай - сүнмәс йолдыз ул" дип исемләнгән уен-чара Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын чагылдырды.
Уенда Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен искә төшереп, , төрле биремнәр бирелде. Тукайның сакланып калган шәхси әйберләре турында сөйләгәндә укучыларның күзләрендә кызыксыну ялкыны күреп күңелләр шатланды. Әйе, Г.Тукайның мирасын саклау ул безнең изге бурычыбыз.