Городская библиотека - филиал № 2

Балалар бакчасында кунакта

Бүген "Чиякәй" балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган искиткеч бер бәйрәм булды. Бу матур чарада катнашып, балаларның шат йөзләрен, аларның Тукай шигырьләрен сөйләвен, җырлар башкаруын күреп шатланып кайттык. Балаларның һәр хәрәкәте, һәр сүзе безгә бөек шагыйребезнең иҗат дөньясын тагын да якынрак танытты.