Городская библиотека - филиал № 2

Сәламәтлек яшәү рәвеше

Китапханәдә 8 нче мәктәп укучылары белән сәламәтлек көненә багышланган чара күңелле һәм файдалы узды. Уен-чарада укучылар сәламәт яшәү рәвеше турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Без бергәләп сәламәт туклану серләрен ачтык, файдалы ризыкларның ни өчен мөһим икәнен белдек, шулай ук, спортның сәламәтлек өчен нинди зур роль уйнавын искә төшердек, төрле күңелле уеннар уйналды. Иң мөһиме сәламәт булуның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңладылар. Безнең китапханәдә һәрвакыт кызыклы чаралар уза, китапханә ишекләре сезнең өчен һәрвакыт ачык