«Фото- табышмак»
«Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында яраткан шәһәребез Түбән Каманың 60 еллыгына багышланган «Фото-табышмак» викторина-эзләнү узды.
Кызыклы фото- сәяхәт шәһәрнең урамнары һәм истәлекле урыннары буйлап гына түгел, ә вакыт эчендә сәяхәт тә булды! Шәһәрнең иске фотосурәтләрен заманча панорамалар белән чагыштыру аеруча кызык булды.
Сабын кайнату буенча «Яраткан Түбән Кама букеты» мастер-классының нәтиҗәсе матур, кабатланмас чәчәкләр формасындагы хуш исле сабын булды!