Городская библиотека - филиал № 1

«Тукай эзләре буйлап / Аптекарь бакчасы һәм Кабан күле»

Тукай эзләре буйлап виртуаль сәяхәтләр дәвам итә.

«Олимпия» клубына йөрүче балалар белән Кабан күленә һәм Аптекарь бакчасына юл алдык. Кабан күле ул заманда яшәгән кешеләрне өчен үзенең чиксез хәзинәләре белән сокландырса, ә бакча төрледән төрле шифалы үләннәре, кошлар сайравы белән җәлеп итә.

Балалар шагыйрьнең «Печән базары яки яңа Кисекбаш» әсәре белән таныштылар, сәяхәт дәвамында бергәләп Тукайның таныш шигырьләрен искә төшерделәр.