Городская библиотека - филиал № 1

«Тукай эзләре буйлап/ Петербург: иҗади командировка»

Габдулла Тукайның Санкт-Петербургта уздырган көннәре, шәһәр интеллигенциясенең аны җылы кабул итүе турында бүген «Дружба» яшүсмерләр клубында сөйләштек.
Гомеренең бу чорында язган әсәрләре шагыйрьнең шәхес һәм патриот булып җитлегүен күрсәтә. Балалар бик теләп шигырьләр укыдылар, шигырьләрдән торган пазлларны җыеп, әсәрләрне исләрендә калдырдылар.
«Дружба» яшүсмерләр клубына, балаларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерәбез