«Цифрлы алга китеш: Минем дустым смартфон»
Вакытлар узу белән цифрлы технологияләр безнең тормышка тыгыз кереп урнашты. Барысының да диярлек шәхси компьютерлары һәм кәрәзле телефоннары барлыкка килде. Яшьләр алардан бик тиз файдаланырга өйрәнде, ә менә өлкәннәргә белгечләр ярдәме кирәк иде.
Исегезгә төшерәбез, укулар 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үткәрелә. Бу атнада китапханәдә чираттагы «Минем дустым смартфон» дәресе узды.
Интернет челтәренең ышанычлы кулланучысы булырга теләүчеләр теләсә кайсы яшьтәге кешеләр. Бу өлкәннәргә үз-үзләренә ышанычлырак булырга, балаларының һәм оныкларының ярдәменә бәйле булмаска ярдәм итә.