«Тукай әсәрләренең моңы»
Тукай иҗаты күп кенә татар композиторлары өчен илһам чыганагы була, алар аның әсәрләреннән төрле жанрдагы музыкаль әсәрләр иҗат итү өчен сюжетлар һәм мотивлар алалар.
Симфоник оркестр өчен язылган әсәрләр-татар музыкасының Г.Тукай иҗаты белән бәйле иң киң өлкәсе. Бу жанрда Нәҗип Җиһанов, Тукайның «Шүрәле» поэмасы белән илһамланып, «Кырлай» симфоник поэмасын иҗат итә.
Китапханәгә килүчеләр Габдулла Тукайның музыкага салынган әсәрләре турында әңгәмәдә катнаштылар, Н. Җиһановның «Кырлай» симфоник поэмасы фрагментларын тыңладылар. Очрашуны Тукайның туган авылы турында шигырьләр бизәде.