«Тукай эзләре буйлап»
2. И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан! дип яза Тукай « Пар ат» шигырендә.
Шагыйрь 1907 елның көзендә Казанга кайта. Монда ул шагыйрь буларак җитлегә, монда дан казана.
«Олимпия» яшүсмерләр клубы балалары Габдулла Тукайның Казанда үткән гомере, иҗаты турында белделәр. Шигырьләрдән өзекләр укыдылар, рәсемнәр һәм иллюстрацияләр аларга шигырьләрнең исемнәрен истә калдырырга ярдәм итте.