Городская библиотека - филиал № 1

«Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла»

Телне саклау-бик мөһим бурыч. Тел булмаса, дөнья булмас иде. Балык сусыз яши алмаган кебек, кеше дә телсез яши алмый. Тел – халыкның иң зур байлыгы. Күп язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш керттеләр.
        Китапханәсе «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елына багышланган «Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла» дип исемләнгән әдәби акция үткәрде. Шулай ук китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды китапханәгә йөрүчеләрне һәм матур әдәбият китаплары белән укучылар таныштылар.
        Китапханәгә килүчеләр шигырьләр, яраткан әсәрләренең проза фрагментларын укыдылар, укыганнары, яраткан авторлары турында тәэсирләре белән уртаклашканнар.
        Чара китапханәнең татар әдәбияты китап фондының эчтәлеген ачарга, китапханә кулланучыларын милли әдәбиятның иң яхшы үрнәкләрен укырга җәлеп итәргә ярдәм итте.