Городская библиотека - филиал № 1

«Шигърияте ак чәчәкләр сыман»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик Флёра  Тархановага багышланган 1 нче гимназия укучылары белән иҗат сәгате үткәрелде.

Очрашу барышында укучылар шагыйрәнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар, шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.

Шагыйрә китаплары белән якыннан танышырга китап күргәзмәсе  әзерләнде.